Кичә, 23 апрель көнне, КРК «Пирамида»да «Созвездие-Йолдызлык» XXVI Ачык республика теле... — 24 апреля 2026 г. в 07:02:42.211
Кичә, 23 апрель көнне, КРК «Пирамида»да «Созвездие-Йолдызлык» XXVI Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау концерты узды. Безнең нәтиҗәләр: · Гәләвиева Алия — конферанс, урта төркем — 3 нче урын (җитәкчесе Сафиуллина Ф. Р.); · «Нур» үрнәк вокаль ансамбле — урта төркем — 1 нче урын (җитәкчесе Зәйнуллина А. Ф.); · «Ал чәчәк» үрнәк бию коллективы — зурлар төркеме — 2 нче урын (җитәкчеләре Абдуллина А. Р., Корбанова Л. И.). Моннан тыш, 16 апрель көнне УНИКСта фестивальнең суперфинал гала-концерты узды. Әлеге чарада безнең районыбыздан Габидуллина Сәйдә (вокаль соло, икенче кече төркем) 3 нче урынга лаек булды (җитәкчесе — Зәйнуллина А. Ф.). Әтнә районында шундый талантлы балаларыбызның үсеп килүе белән без горурланабыз!

