Нишләргә соң? Кем аңа киңәш бирер? Әбисе дә икенче ел җир куенында ята шул, хет аның ян... — 9 января 2026 г. в 22:07:17.785
Нишләргә соң? Кем аңа киңәш бирер? Әбисе дә икенче ел җир куенында ята шул, хет аның янына кайтып сыеныр иде. Бер карасаң, бәлки әбисенең бу хәлләрне белми калуы яхшырактыр да, оныгының кияүгә чыкмыйча гаиләле ирдән бала табуын ишетсә, йөрәге түзмәс иде. Бик дөрес, акыллы карчык иде. "Эх, әнием, нигә шулай иртә киттең соң? Газиз кызыңны хәзер кем яклар, кем ярдәм итәр, кем төпле киңәш бирер?" дип әрнеп елады Зәринә. Акылы аңа "юк, ярамый" дисә, йөрәге исә "мин аннан башка яши алмыйм", дип типте. Ирек янында булмаганда, килсә, якын китермим, дип йөри дә, ул килгәч, янә эреп төшә. Тормыш шулай дәвам итте. Зәринә кыз тапты. Аңа Алинә дип исем куштылар. Ирек еш кына килеп ярдәм итеп, акча белән тәэмин итеп торды, бала караучы ялларга ярдәм итте. Бала бераз үскәч, бергәләп чит илләргә ял итәргә дә йөрделәр. Андый вакытларда Зәринә үзен бик бәхетле итеп тоя иде, ирле хатын сыман. Әмма бу бәхетле мизгелләр озакка сузылмый шул. Санаулы көннәр үтә дә китә. Аннан гадәти тормыш башлана, һәм ачы хакыйкать белән янә күзгә күз очрашырга туры килә. Ул бары тик сөяркә. Ул бердәнбер сөекле хатын түгел. Әмма ни дисәң дә, үзе сайлаган язмыш. Иң кыены ниндидер мәҗлесләрдә утыру булгандыр Зәринә өчен. Бөтенесе диярлек парлы, ул гына ялгыз. Әле җитмәсә талгын бию көе куялар да, парлашып бии башлыйлар. Әйтерсең лә Зәринәне юри үртиләр. Алай түгел дә соң, алар нибары үз тормышлары белән яшиләр, бәхетлеме алар, бәхетсезме, аларның янәшәсендә кеше янына ияртеп барырга ирләре бар. Ә Зәринәнеке юк. Аның, ахры, бәхетле булырга, яраткан хатын булырга хакы юк. Зәринә бер караганда үз тормышыннан канәгать түгел, кайсыбер хатыннарның булдыксыз булса да, исерек булса да үз ирләре бар дип, аларга кызыгып яши. Икенче яктан караганда, ул да бит ир назына да, акчага да мохтаҗ булып яшәми, бөтен нәрсәсе бар. Кызы да әтисенең игътибарыннан бөтенләй үк мәхрүм түгел. Законлы никахта туган күпме балалар әтиләрен бер күрергә тилмереп яши. Бөтенләй үк начар да кебек түгел аның хәле. Кияүдәге хатын-кызлар да ирләрен кайчан командировкадан кайтыр дип көтеп яши бит безнең заманда. Әмма ничек кенә булмасын, кызына мондый язмыш теләми Зәринә. Ул аңа кечкенәдән үк кешеләрдән күргән, китаплардан укыган парлы бәхетле тормыш турында сөйләп килә. Ирек киләм дип хәбәр бирсә, Зәринә йөгерә-йөгерә табынын да әзерли, үзен дә карарга тырыша. Аның бит законлы хатын дигән өстенлеге юк, шуңа ничек тә ирнең күңелен күрергә тырышты. Ирек тә буш калдырмады, еш килеп йөрде, акчасын жәлләмәде, булдыралганча ярдәм итте. Зәринә кыйммәтле машиналарда йөрде, зур фатирда яшәде, һәрчак зәвыклы итеп киенде. Күпләр болар турында хыяллана гына, ә Зәринәнең барысы да бар иде... законлы ирдән башка. Ирекнең сөяркәсе дә бер ул гына түгел икәнен дә аңлады ул бераздан. Нишлисең, бай, чибәр иргә бөтенесе дә кызыга шул. Тора-бара ул үз тормышының яхшы якларын да күрә башлады: көн саен иргә нәрсә пешерим дип баш ватасы юк, аның керләрен юасы юк, аның туганнары белән аралашасы юк. Әмма кызының туганнары булмавы гына бераз борчый иде аны. Үзе дә мондый хәлдә тагын бала алып кайтырга кыймады. Бертуганнарын да белми кызы, икетуганнарын да. Бервакыт урамда әнисенең икетуган апасын очратты Зәринә. Сәлимә апаның авылга әбисе янына кайтып йөргәнен хәтерли Зәринә, аннан соң күрешкәннәре булмады. Сәлимә апаның кияүгә чыкмаганы, балалары юк икәнен белә иде Зәринә. Баксаң, Сәлимә апа да бер бай ирнең сөяркәсе булып яшәгән икән. Ул ир аңа бала табарга рөхсәт бирмәгән, авырга калгач, алдыруын сораган. Алдыргач, башка балага узалмаган Сәлимә апа. "Син бәхетле, синең хет балаң бар", дип ачынып сөйләде апасы Зәринәгә. Башкалар белән чагыштыргач кына үз бәхетеңнең кадерен белә башлыйсың. Зәринә дә кызы булганына сөенеп бетә алмады. Аның кебек үк әтиле килеш әтисез үссә дә, Алинәнең янында әнисе бар, Зәринәгә андый бәхет тә эләкмәде. Әтисез дип тә булмый, әтисе килеп йөри бит, акчасын да, игътибарын да жәлләми.

