Син матур, әгәр дә синең — 5 сентября 2026 г. в 16:15:54.652
Син матур, әгәр дә синең Күңелең матур булса. Уйларың һәм хыялларың Ак нурлар белән тулса. Син матур, эшләгән эшең Китерсә тик бәрәкәт. Бу тормышта яшәүләр бит Һәркемгә дә бик рәхәт! Син матур, әгәр йөзләрең Елмайса сөенечтән. Күренмәс иде матурлык, Саргайсаң көенечтән. Син матур, әгәр дә синең Сәламәт булса тәнең. Тик матур кешеләр генә Тоялар тормыш ямен. Гөлфия Гизатова

