Бер көнне кич белән әни кеше аш бүлмәсендә мәшәкатьләнгәндә аның янына 11яшләр тирәсенд... — 25 августа 2026 г. в 20:31:43.604
Бер көнне кич белән әни кеше аш бүлмәсендә мәшәкатьләнгәндә аның янына 11яшләр тирәсендәге улы йөгереп килә, кулында кәгазь бите. Бик житди кыяфәт ясап, малай кәгазьне әнисенә суза. Әнисе кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә укый икән: «Минем Өйдә эшләгән эшләрем өчен исәп-хисап:Ишегалдын себерү өчен 50 сум, үземнең бүлмәне җыештыру өчен 100 сум, сеңлемне көненә 3тапкыр карап тору-200 сум, 5ле алган өчен - 50сум,һәр кич саен чүп чыгару-20сум. Барысы бергә: 470 сум», - диелгән. Әни кеше укып бетергәннән соң кәгазьнең икенче ягына : «Сине 9ай буе эчемдә күтәреп йөрү өчен – 0, синең караватың янында син авырмасын, еламасын диеп үткән йокысыз төннәрем өчен – 0, синең һәр яшеңне сөртеп сине һәрчак тынычландырып торган өчен, син егылмасын дип күзләремне бер генә мизгелгә дә синнән алмаганым өчен– 0,сина әзерләгән иртәнге көндезге, кичке ашлар өчен, мәктәпкә озатканда ясалган бутербродлар өчен– 0, син дип яшәгән һәр көнем һәр сулышым өчен– 0. Барысы бергә: 0», дип язып куйган да дөньядагы иң җылы елмаю белән кәгазьне улына сузган. Улының язманы укып чыгуга ике битеннән ике яшь бөртеге тәгәрәп төшә. Малай кәгазьнең үзе язган битенең аскы өлешенә: «Әниемнең мәхәббәте белән түләнде! »дип язып куя да, әнисенең кочагына сыена...

