Яратканнар гына шулай карый белә: — 30 августа 2026 г. в 17:15:16.114
Яратканнар гына шулай карый белә: Сөеп карый аның күзләре. Яратканнар гына шулай сөйли белә: Йөрәкләргә үтә сүзләре. Яратканнар гына шулай уйлый белә: Синең белән уртак уйлары. Яратканнар гына шулай назлый белә: Җылы җилдәй назлы куллары. Яратканнар гына шулай җырлый белә: Үзәкләрне айкый моңнары. Яратканнар гына шулай аңлый белә: Бергә каршы ала таңнарны. Яратканнар гына шулай яклый белә: Тел тидертми явыз телләрдән. Яратканнар гына шулай саклый белә, Өшетмичә кырыс җилләрдә. Яратканнар гына шулай көтә белә: Беркайчан да өзми өметен. Яратканнар гына шулай яши белә, Кызганмыйча сиңа гомерен. (Ирина Хәмидуллина).

