Туңган, өшегән чакларда, — 30 августа 2026 г. в 15:54:08.492
Туңган, өшегән чакларда, Күпме ишекләрне какмадым, Ачык ишекләргә юлыксам да, Җылынырдай учак тапмадым. Сукмакларны ялгыз таптаганда, Кемнәр генә ишек какмады, Шакыганга йөгереп чыксам да, Җылытырдай кочак тапмадым. ...Йөрәк нидер өмет иткәнгә, Хисләремә кадак какмадым, Дөнья хәлен белеп булмый дип, Ишекләрне биккә япмадым..
2 046 просмотров

