Үзгәргәнмен.. — 30 августа 2026 г. в 15:35:21.904
Үзгәргәнмен.. Күптән үзгә инде... Йомшак күңел бераз гына каткан.. Иңнәремә төшкән чәчләремә.. Сирәк кенә ап ак бәсләр яткан.. Бик әллә ни күзгә чалынмаслык.. Буразналар яткан күз читендә.. Үзгәрсәм да, елмаюым шул ук, яшьлектәге Ягылып калган кебек битемдә... Үзгәргәнмен.. Күз яшьләрем сирәк, сүзем үткен.. Җавап эзләп, кеше кесәсенә кермимен.. Яшьлектәге кебек матур сүзгә, назлы карашлардан эремимен. Үзгәргәнмен.. Еллар үзгәрткәндер.. Сирәгәйде бугай дус ишләр дә.... Элеккеге кебек җырлы моңлы, Һәм шау шулы түгел шул кичләр дә... Үзгәргәнмен.. Ышаныч кимеде.. Күңел күптән инде йозакта.. Үзгәрдекме, әллә үзгәрмәдек.. Ләкин эләктек без, Акыл дигән ныкты тозакка..(Гөлүсә Шаһбан)

