Эзләмим мин җылы куллыларны, — 9 сентября 2026 г. в 18:15:04.334
Эзләмим мин җылы куллыларны, Бәйләтергә йөрәк ярасын. Кан саркыган ул ярага,беләм, Ходай үзе бирер дәвасын. Кирәк димим тәмле телле дуслар, Төче теллеләрне яратмыйм, Андыйларны очратмаска диеп Юлларымны читтән ураттым. Эзләмим мин җиңел генә юллар, Бәхетемә алып барырлык. Бәхеткә юл урау була,диләр, Кирәк бары күркәм сабырлык. Көчем-дәртем,шөкер,ташып тора, Кырыкларга кылны ярырлык, Тормышымның әле шундый чагы- Дус-дошманнар хәйран калырлык. /Алсу Гаязетдинова/

