ЯЛГЫЗЛАРГА ӘЙТМӘ АВЫР СҮЗ
ЯЛГЫЗЛАРГА ӘЙТМӘ АВЫР СҮЗ Ялгызлардан көлмә, килер бер көн Син үзең дә ялгыз калырсың. Парлы гомереңне тиз югалтып Тол тормышның тәмен татырсың. Ялгызларга авыр сүзләр әйтмә, Әйт җылы сүз күңел эрерлек. Мең рәхмәте килә кешеләрнең Тоя алса синнән җиңеллек... Ялгызлар да үзенә таба ярын, Парлылар да кала ялгызы. Сабырлыкта яшәү кирәк Жирдә Язган кадәр дөнья азыгы... Роберт Шәймәрданов.