Кемдер белә кемдер юк!
Кемдер белә кемдер юк! Кемнәрнеңдер өе әйбәт,ире начар. Кайбер җырның сүзе әйбәт, көе начар.. Берәүләрнең җылы караш җанга ятмый, Кемдер сиңа үлеп гашыйк, күңел тартмый. Кемнәрнеңдер малы чиксез, рәхәте юк.. Түм түгәрәк дөньясында бәхете юк. Кемнәргәдер озын гомер кыска кебек.. Кемдер китә кыска гына гомерен дә данга күмеп. Берәүләрнең матур сүзе, тәмнәре юк.. Берәүләрнең дөньясында гамнәре юк.. Кайберәүләр юктан гына сөенгәндә.. Кемнәрнеңдер тормышының ямьнәре юк. Берәү өчен матурлык бар, ләкин күрми. Шатланырга сәбәбе күп, ләкин көлми. Кайберәүләр юклыкка да шөкер итә, Ләкин күпләр "Шөкер" диеп әйтә белми. (Гөлүсә Шаһбан)