Балалар - безнең киләчәгебез, тормышыбызның мәгънәсе.
Балалар - безнең киләчәгебез, тормышыбызның мәгънәсе. Уйлый калсаң, һәр укучы – язылмаган роман. Ә эш коралыбыз да башкаларныкыннан күпкә аерыла, ул – гап - гади акбур. Күпме бала, ничәмә - ничә пар күз бездән җавап көтә. Безнең уйларыбыз шул сабыйларның күңеленә барып тоташа. Алар үсә, зурая, безнең күз алдыбызда шәхес буларак формалаша. Хисләр белән янып, ялкынланып укыту, балалардан чын кеше ясау, чын шәхес тәрбияләү бездән чамадан тыш белем, сабырлык, энергия, түземлек һәм ихтыяр көче таләп итә. Күпме хисләр, күпме йокысыз төннәр кирәк микән мондый эшкә?! Ә бит балачак – кеше тормышының иң мөһим чоры, ул киләчәк тормышка әзерлек кенә түгел, бәлки чын, якты, үзенә генә хас, кабатланмас тормышы. Тормыш – иң элек иҗат, тик кеше яшәү өчен рәссам, балерина яки галим булып туарга дигән сүз түгел бу. Иҗатны да тудырырга була. Мондый биеклеккә күтәрелер өчен, балаларда ныклы ихтыяр көче тәрбияләргә, максатларын дөрес итеп куя белергә һәм аны тормышка ашыру юлларын сайларга юнәлеш бирергә кирәк, дип уйлыйм мин үзем. Бала һәрдаим үзенең үткән тормышын барларга, бәяләргә тиеш. Яшәгән хәтлесе дөрес яшәлгәнме? Максатына ирешелгәнме? Бу нәрсә өчен кирәк? Әлбәттә, иртәгесе көне тагын да уңышлырак булсын өчен. Кеше хыяллана белергә дә тиеш . “Хыялсыз кеше – канатсыз кош,“ – диләр. Әгәр баланың бернинди дә максаты, хыялы, кылган изге гамәлләре булмый икән, аның эчке дөньясын ниндидер бушлык биләп алыр сыман. Ә менә иҗатка бирелгән, китап укыган балаларның яшәү рәвешләре бөтенләй башкача, алар мөмкин булганча, балачак, яшьлек елларын мәгънәле итеп, күңел сандыкларын истәлекле хатирәләр белән тулыландырып, мәктәпләренең данын якларга тырышып үткәрәләр. Ныклы режим белән яшиләр алар. Эшләгән дәвердә андый укучыларым бик күп булды минем. Без, бигрәк тә, мөгаллимнәр, кешенең табигать тарафыннан яратылган бөек зат икәнен онытырга тиеш түгел. Кеше бу фани дөньяда үзенең дәрәҗәсен, җирдәге затлы урынын яхшы белеп эш итәргә бурычлы. Ә моның өчен ул сәламәт яшәү рәвеше тудырырга тиеш. Халык әйтмешли:” Сәламәт тәндә - сәламәт акыл”. Без тәрбияләгән укучылар, бигрәк тә, әдәбият сөюче балалар, йөзләре, сүзләре белән дә, җаннары, эшләгән эшләре, хыяллары белән дә матур. Ләкин бу матурлык аларга үзлектән бирелми. Сәламәтлекне дә, эчке һәм тышкы матурлыкны да яулап алырга, зәңгәр күк гөмбәзе астында үз урыныңны табу өчен, күп көрәшергә, ә аның өчен бала өстендә бертуктаусыз эшләргә кирәк. Яраткан һөнәрең, шөгылең бу тормышның үзәге булырга тиешлекне бала аңларга, төшенергә, “ Кая барырга, кем булырга?” – дигән сораулар өстендә ул инде түбәнрәк сыйныфларда уйлана башларга тиеш. Миңа калса, бу бик катлаулы сорау. Моңа шәхес булып формалашып җиткән бала гына тулы, анык җавап бирә ала. Милләтебезнең бөтен өмете, әти - бабаларыбызның бөтен ышанычы – Тукайлар рухы сүнмәгән яшьләрдә. Авыл балалары арасында алар әле байтак. Андыйлар эчкечелеккә дә бирелми, наркотиклар да кулланмый, башка кыек юллардан да китми, шәхес буларак та таркалмый. Бөтен максатларын тормышка ашыра, барын да булдыра. Һәр буын үз шәхесләрен тудырырга тиеш. Шәхесләрсез җәмгыять – төссез җәмгыять. Аның киләчәге дә төссез, я бөтенләй юк. Без, ана теле мөгаллимнәре, балаларыбызны мөмкин булганча китап белән дуслаштырырга, бар көчебезне әдәбият белән тормыш арасында күпер салуга куярга тиеш. Бары тик укучыларның иҗади үсеш омтылышларына игътибар иткәндә генә, һәрьяклап камил шәхес тәрбияләү өчен тиешле шартлар булдырылганда гына, укыту - тәрбия өлкәсендә яшьләрне тормышка әзерләүдә уңышка ирешергә мөмкин. Укытучы тормышы авыр, мәшәкатьле булса да, бүгенге көндә миннән: " Синең шатлыгыгың ни дип? " – сорасалар, мин бер дә икеләнми: "Сөенечем, шатлыгым – үз гаиләмнән кала, таңнан торып эшкә килгән иртәләр, менә шушы әдәбият, китап сөюче балалар,"- дип җавап бирер идем. Бу, чыннан да, шулай. Шушы мәктәп сукмаклары, шушы балалар мине шатлыкка илтә. Минем өчен зур бәхет – укыткан, тәрбия кылган балаларым, аларның чын, сәламәт шәхес булып үсүләре. Моннан да зур бәхет юктыр, мөгаен.