Күп көч кирәк!!!
Күп көч кирәк!!! Елар чакта көләр өчен, Үз-үзеңне җиңәр өчен, Көйсезлекне көйләр өчен, Дөреслекне сөйләр өчен, Күп көч кирәк!!! Күп көч кирәк!!! Бер абынгач торыр өчен, Кабат сүтеп корыр өчен, Кырыс язмыш җилләренә, Каршы басып торыр өчен, Күп көч кирәк!!! Күп көч кирәк!!! Йөрәгең каршы барып, Акыл белән эш итәргә, Чишелмәслек төенне дә, Сабыр гына бер сүтәргә, Күп көч кирәк!!! Күп көч кирәк!!! Бер гаепсез рәнҗетсәләр, Көчсез диеп кимсетсәләр, Көчле булып калу өчен, Һаман алга бару өчен, Күп көч кирәк!!! Күп көч кирәк!!! Көчле булып калыр өчен, Дөрес юллар табыр өчен, Дөньясында яши ала алыр өчен, Күп көч кирәк!!! Күп көч кирәк!!! Гөлара Шәрипова