Күңел.
Күңел. Артык төче була белмим, Әйтсәм әйтәм...шулай кирәк. Гомер буе шундый булгач Үзгәрмәс тә инде йөрәк. Тулсам тулам, көлсәм көләм Мең кылы бар күңелнең дә. Әллә күпме уй саклана Минем дә бит күңелемдә. Аны таптау, моны аклау Туры килми калебемә. Селтә әле сул кулыңны Дидең миңа хәзер генә... Ярар инде дия - дия Йотканы да шактый гына... Эндәшмичә салып куям Кайсын күңел сандыгына....(Руцилә С)