Йөрәгеңә кабынган ут ахыргача
Йөрәгеңә кабынган ут ахыргача Дөрли-дөрли яндырганда ачы зарны; Бу дөньяның гүзәллеген мактамыйча, Сөюләргә бирешмәгән кеше бармы!? Хыяллары чәл-пәрәмә килгән чакта, Киселгәндә ярты юлда бөтен эше, Бармы җирдә, соңгы көчен җыеп учка, Максатына юллар тапмый калган кеше!? Җанны өзәр яралардан күңел тулып, Туры юлда абынганда ялгышлардан, Бер-бер артлы хаталанып,газапланып, Бармы кеше бу дөньяда ялгышмаган!? Бармы җирдә мәхәббәттән шашмас йөрәк!? Бармы җирдә сагыш иңми калган күзләр!? Бармы җирдә хыялларга бирешмәс җан!? Бармы җирдә кайгыларны юар сүзләр!? Резеда Зайниева