Минем башымдагы уйларның күплеген,эшләнәсе эшләрнең инде башлау вакыты җиткәнлеген бе...
Минем башымдагы уйларның күплеген,эшләнәсе эшләрнең инде башлау вакыты җиткәнлеген белеп миемнең ничек кайнаганын белсәгез иде.Йокы качты...Теләк көчле.Теләк кенә аз шул,хәрәкәт кирәк.Мин дөрес юлда икәнем сизәм.Басып торам.Атларга вакыт җитте.Үз-үзең өстендә эшләү-һәр кеше өчен иң җитди,иң авыр миссия.Шуңа күрә дә бик азлар гына аңа тотына.Шәхес булып формалашыр өчен тормыш биргән дөрес юлга чыгу кешенеңхарактерыннан,уйларыннан,тоемлавыннан тора.Әгәрдә дөньяга нәфрәт белән карасаң ул да сиңа шуны кайтарачак.Синең көзгедәге сурәтең кебек.Кеше нәрсә сайласа шуны ала.Ошыймы-ошамыймы?!Бу чынбарлык.Әгәр сез үпкәләгән икән,бу әле сез хаклы дигән сүз түгел.Тиз үпкәли тоган кешеләрне күп беләм мин,хаксызлыкларын белә торып та юри үпкәлиләр.Шуңа күрә андыйлар минем өчен буш урынга әйләнәләр,бу куркыныч,әмма монысы да чынбарлык.Алар үзләре шулай теләде.Бу очракта мин үземне хаклы димим,әмма миңа шулай уңайлырак. Ел арты ел,ай арты ай,сәгать,секундлар-вакыт йөгерә,бер генә мизгелгә дә туктамый.Сәгать теле генә туктый...Ә вакытны бернинди көч тә туктата алмый,хәтта дөнья да вакытка буйсына.Шул ашкынган вакыт аралыгында безгә бирелгән гомерне бушка яки файдага уздыру безнең кулга тапшырылган.Беркайчан да өметне җуярга ярамый,аның өчен вакыт бик кыска.Өметсезлек-барлык уңышсызлыкларның сәбәбе. Кеше авырлыкка ,газапларга чыдый ала торган җан.Әгәр кешедә өмет уты янса, ул таулар күчерергә сәлатле. Безнең эчтә тискәре гадәтләр, тараканнар бар Һәм без аларга бик күп вакыт сарыф итәбез:чәчәк атарга комачаулый торган энергия түгәбез.Беркөнне утыр да күңелеңне тыңла,ул сиңа нәрсә ди?Ашыга-ашыга дөнья ыгы-зыгысында без үз җаныбызның тавышын тыңларга да онытабыз. Гомер-3көн- кичә бүген һәм иртәгә!Кичәгесе узган,нидер үзгәртергә соң,иртәгәсе әле җитмәгән.Сиңа шуңа бүген бирелгән.Бүгеннән үкенергә урын калмаслык итеп башла. Беркайчан да бернигә дә соң түгел. Сиңа нидер башларга инде соң дисәләр,- ышанма!"Бүген "безнең һәрберебезгә дә тигез бирелгән!Димәк бар да безнең кулда!Шушы уйлар белән мин дә тормыш дәфтәремнең яңа битен ачам!Языласы тагы бер бите бар.Ә бу бите бүгенгесе!Аллага тапшырдык!