Бәхет.
Бәхет. Бәхет микән? агачыңа кунып ! Сайрар өчен очар кошың бар . Авыр сүзләр кайчак ишеткәндә, Юатырга тугры кешең бар . Балаларың ,таза исән булса, Тик изгелек килсә алардан . Өй ямьләргә сабыйларың гөрләп , Кайтып төшсә икән каладан. Авырганда - арыганда һәрчак, Дус -туганнар булса яныңда , Моңсу җырны ихлас тыңлаганда, Эчтән генә сыкрый җаныңда . Сөеп -сөелергә өмет булсын , Бәхете дә торсын өелеп . Бәйрәмнәрдән тормыш торсын иде , Калсаң иде һәр чак сөенеп . Бәхет инде - аяк кулың йөргәч , Кочагыңда сабыең сөйгәч . Эчәр суың , сулар һаваң булгач, Тормышның бар шатлыгын тойгач. Салима Нигаматова