Җиде кагыйдәне үтәсәгез, бәхетле булырсыз!
Җиде кагыйдәне үтәсәгез, бәхетле булырсыз! Кул тазалыгы. Бу артык әйбергә омтылмау, башкалар өлешенә тимәүне аңлата. Хәлеңнән килсә, мохтажларга хәер бирү, ягъни ярдәм итү хуплана. Колаклар тазалыгы. Тупас, явыз уйлыларны ишетмәү, гайбәт тыңламау. Күзләр тазалыгы. Күзләрне начарлыктан, явызлыктан, көнчеллектән саклау. Тел тазалыгы. Күп һәм ялган сөйләүдән тыелу. Эндәшмәү—алтынга барәбәр. Тән һәм кием тазалыгы. Тәнеңне дә, киемеңне дә һәрчак таза тотарга кирәк. Уйлар тазалыгы. Баштан кире, явыз уйларны куарга кирәк. Үзеңә жәлләп карау ярамый. Изге эшләргә үзеңне дәртләндереп тору яхшырак. Күңел һәм йөрәк тазалыгы. Яратырга һәм аңа алмашка бер ни сорамаска. Шушы тормышны, кешеләрне, тирә-якны ярату—үзе үк бәхет!