Минем ялгышларны санамагыз
Минем ялгышларны санамагыз Үз ялгышым минем үземә. Тормыш булгач ялгышлар күп була, Абынмыйча бары түз генә... Санамагыз минем ялгышларны, Укымагыз миңа нотык та. Сез үзегез яшәп күрсәтегез Ялгышмыйча башта тормышта... Ялгышларны санау кирәк түгел, Һәркемнең дә бардыр ялгышы. Сезнең ялгыш минем ялгыш түгел, Һәр кешенең үзенең язмышы... Адиля Афзалова