Исем китә...
Исем китә... Исем китә, әгәр дусларыннан Дошман ясасалар кешеләр. Бер кашыктан ашап, кисәк кенә Дәшми башласалар күршеләр... Исем китә күрше байлыгыннан Кемнеңдер көнләшкәнен күреп, Чирләп ятсаң, андыйлар сөенә Хәлеңне дә сорамый кереп. Күпме яхшылыклар эшләсәң дә Кайберәүләр бик тиз оныта... Акча артып, кесә калынайса Арага тиз куя ул нокта. Шалтыратсаң телефонын алмый, Җавап бирми язган хатларга... Шундыйларга исем китә минем, Андыйларны ничек акларга? Аңлый алмыйм кисәк үзгәргәнне... Чын дус булганмы ул, ялганмы? Баш югары артык масаюдан, Күрми синең сүзсез калганны. Ни сәбәптән бозлы басма салып, Син дә суыттың арабызны? Дуслык җебен шулай тартып өзеп, Дошманнар булып калабызмы? Артык сиңа әллә ышандыммы? Артык сокландыммы үзеңә? Менә инде юллар аерылды. Җавап көтмим соңгы сүземә. Рәхәт яшә, бар да уңай булсын, Якты булсын килер көннәрең. Миннән башка якыннарың булсын Яулаганда тормыш үрләрен. Күңелемне болыт сарды бүген, Ялгышканмын - шуны аңладым... Онытканмын: синең теләк кенә Кешене үзгәртә алмавын... Ә мин өйрәнгәнмен һәркемнең дә Эчке матурлыгын күрергә, Күңелдәге кояшым җылысын Мохтаҗларга бүлеп бирергә. Бәхетлеләр янда күбрәк булсын, Елмаю китмәсен йөзләрдән. Ышанычлы дуслар булсын әле Өшетмәскә мине көзләрдә. Глүсә Шакирова (Хомченко)