Акыллыдан үрнәк алып йөрдем,
Акыллыдан үрнәк алып йөрдем, Көчлеләргә дәшми ярадым, Усаллардан ныгып кына калдым, Көнләшкәнгә көлеп карадым. Бәхетледән көч, ышаныч алдым, Дәртлеләргә карап җилкендем. Яратканны җаным биреп сөйдем, Тынгысызга ияреп ил күрдем. Чыныктырды кеше! Бәлки, хәзер Сынауларга инде бирешмәм?! Киләчәктә язмыш аермасын Дус-дошманнан, таныш-белештән. Нәфисә Сабирҗанова
15 просмотров