Тормыш ул-гаҗәеп һәм алдан белеп булмый торган ачык сәяхәт!
Тормыш ул-гаҗәеп һәм алдан белеп булмый торган ачык сәяхәт! Ләкин кайчакта без үз тирәбезгә игътибар белән карарга һәм бу сәяхәттә безне чолгап алган матурлыкны бәяләргә онытабыз. Ә бит һәр көн кояш чыгу, кадерле кешеңнең матур итеп елмаюы, яраткан кафеда дус- ишләрең, якыннарың белән утыру, агач ботаклары аша үтеп кергән шаян яктылык та яңа шатлык хисе уята... Әйдәгез, дөньяның якты ягына - әйләнә-тирәдәгеләрнең игелекле гамәлләренә, якын кешеләребезнең ихласлыгына, табигатьнең матурлыгына һәм һәр мизгелдә булган кечкенә шатлыкларга ешрак игътибар итик! Исегездә тотыгыз: тормышта начарлыкка караганда яхшылык күбрәк. Хәтта иң караңгы һәм иң авыр көннәрдә тормышны йөрәгең белән күрергә өйрәнсәң, ул могҗизалар һәм якты мизгелләр белән тулы... Матур уйлар белән яшик әле. Клара Гайнетдинова