Язмыш.
Язмыш. Һәркем туа бу дөньяга бәхет өчен, Карамыйча кара төнгә, якты көнгә. Тормыш юлын үтәр өчен матур итеп, Аваз сала киләчәккә, мәңгелеккә! Күңелендә була һәрчак изге уйлар Җиһан матурлыгы бирә яшәү дәрте. Кайвакытта бары күңел күзе генә Нидер сизгән кебек, шикләндерә! Әйтсәләр дә: "Юк язмыштан -узмыш!"- диеп, Ышанасы килми ,дуслар,кайвакытта. Күңлең ничек тели, шулай эшләсәң син Иң дөрес юл сайлыйсың ул, һәрвакытта! "Дөрес юлдан киттем микән?"-диеп, кайчак Сизмәгәндә, үзең дә бит, куркып куясың. Аннан:"Мин бирешмим сиңа, язмыш!"-диеп, Ныклы адым белән алга тик барасың! Җир астында яткан орлык шикелле син Тишелеп чык, башың күтәр, җиргә күмсәләр! Каршы искән җилгә куй син, йөрәгеңне Беркайчан да сине таптап китмәсләр! Гел язмыш дип, һәрчак аңа зарланмыек Язмышны бит, теләп,үзебез төзәбез! Булган хаталарын җуеп, тик матурлап Бизәргә дә дуслар, үзебез тиешбез! Анфира Миргалимова
Канал в каталоге Максиметера
7 382 подписчиков · Книги