Перейти к содержимому
Максиметер

Онытма..

Онытма.. Хыялларны төйнәп зур төенгә Буш келәткә кертеп бикләдем... Он[ы]та алмый сине ничә еллар Сизмәгәнмен гөмер үткәнен. Көзләрем дә килеп җиткән икән, Җәйләр бигрәк кыска тоелды. Розаларым чәчәк аткан иде... Күз тидеме? Бик тиз коелды... Син дә төштә роза биргән идең, Кызыл төстә иде үзләре. Күз алдында һаман шул чәчәкләр, Тик истә юк әйткән сүзләрең... Хәтеремдә серле елмаюың, Күзләреңнән барсын аңладым. Розаларны сөю гөле диләр... Әллә шуңа оныта алмадым. Исеңдәме, җаным, якты йолдыз Минем исем белән аталган? Әрнисеңме ромашкага карап Үлән арасында тапталган. Хәтереңдәме? Ромашкалар минем Иң яраткан чәчәгем иде. Шул чәчәкләр бәлки кабат-кабат Исеңә төшерәдер мине... Сирәк кенә мине искә алып Төшләремдә кил син яныма. Мин сәламнәр еш кына җибәрәм Җилләр искән саен ягыңа. Әгәр инде, җаным, җиңел генә Оныта алсаң тәүге сөюне... Көзләремдә мин дә туктатырмын Сине сагынып, юкка көюне. Глүсә Шакирова (Хомченко)

10 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.