Перейти к содержимому
Максиметер

Бер ир -ат үзенең улын акыл иясе янына алып килгән.

Бер ир -ат үзенең улын акыл иясе янына алып килгән. "Сезне бөтен сорауларга да җавап белә, диләр,Минем улыма вакыт кыйммәтен аңларга ярдәм итегез әле.Моның мәгънәсенә төшенү миңа да артык булмас. Акыл иясе: "Моны аңларга сезгә 7 кеше ярдәм итәр-шәкерт,ана,газета мөхәррире,гашыйк кеше,поездда еш йөрүче яки машина йөртүче һәм спортчы." "Бер ел вакытның кыйммәтен белү өчен,сессиясен бирә алмаган шәкерттән сорагыз. 1ай вакытның кыйммәтен белү өчен,вакытыннан 1ай иртән туган сабые булган анадан сорагыз. Бер атна вакыт кыйммәтен атна саен чыга торган газета мөхәррире белән сөйләшкәч,аңларсыз. Бер сәгать вакыт кыйммәтен очрашу көткән гашыйклардан сорагыз. Бер минут вакыт кыйммәтен белү өчен,поездга соңга калган кешедән сорагыз. Бер секунд вакыт кыйммәтен ,чак кына юл фаҗигасенә очрамый исән калганнардан сорагыз. 1миллисекундның кыйммәтен, Олимп уеннарында көмеш медаль алган спортчыдан сорагыз!"-дигән акыл иясе. *************************** Безнең гомер юлыбызда һәр секунд -алтын бәһасе.Кичәгесе инде тарих.Иртәгәсен әле беркем белми.Бүгенгесе-бүләк. Гомеребезнең вакыты болай да кыска,әмма күпләр аннан иртә туя, ә кемгәдер җитми кала! Барыгызга да бәхетле сәламәт озын гомер телим.

649 просмотров

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.