Перейти к содержимому
Максиметер

Зарланмыйм тормыштан һичкайчан,

Зарланмыйм тормыштан һичкайчан, Тик моңаеп куям кайвакыт. Ут яшьлеге дә, картлыгы да, Һәр мизгеле була бервакыт. Бер ялгышым борчый җанымны, Тынгы бирми, көн дә яңара: Ышандырдым көн дә үземне Алда диеп минем барсы да. Яңа көнне каршылаган саен Кыскара гомернең сәгате. Өлгерәм яшәргә дигәндә Сизелми тормышның рәхәте. Бүгенге көн белән яшә икән Күреп-сизеп тормыш рәхәтен. Елмайсаң, яратсаң һәр көнне Тоярсың артуын бәхетең. Гөлзадә Сафина

682 просмотров

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.