Башкортстанда яңа гаилә түләве: ничек 42 мең сум алырга — 10 июня 2026 г. в 09:19:04.551
Башкортстанда яңа гаилә түләве: ничек 42 мең сум алырга 2026 елның 1 июненнән ике һәм аннан да күбрәк баласы булган ата-аналар яңа дәүләт түләвен рәсмиләштерә ала. Хәзерге вакытта бу пособие республикада 7,3 меңгә якын гаиләгә билгеләнгән. Аңа хокукыгыз бармы-юкмы икәнен белү өчен, исәп кагыйдәләрен һәм төп шартларын белергә кирәк. Түләү күләме ничек исәпләнә? Түләүнең күләме индивидуаль һәм узган елгы сезнең керемегездән чыгып исәпләнә. Логика гади: дәүләт сезнең түли торган салым (НДФЛ) белән 6% ставкасы буенча исәпләнгән сумма арасындагы аерманы кире кайтара. Исәпләү мисалы: Узган ел әни кешенең НДФЛ түләве 78 000 сум тәшкил иткән (кереме 600 мең). Бу сумманы 6% ставкасы буенча кабаттан исәлиләр — ул 36 000 сум килеп чыга. Аерма 42 000 сум тәшкил итә (78 000 – 36 000 = 42 000). Барлык шартлар үтәлгән очракта, гаилә нәкъ менә шушы сумманы алачак. Түләү билгеләүнең төп таләпләре: Пособиегә дәгъва кылу өчен түбәндәге критерийларга туры килергә кирәк: Керем: Гариза бирүченең исәпләү чорында (2025 ел өчен) НДФЛ түләнгән рәсми керемнәре булырга тиеш. Балалар: Гаиләдә ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә, аларга 18 яшь тулмаган (яки көндезге бүлектә укысалар, 23 яшькә кадәр). Статус: Гариза бирүченең алиментлар буенча бурычлары булмаска, шулай ук ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителмәгән яки чикләнмәгән булырга тиеш. Гариза тапшыру срогы: Түләү сорап 2026 елның 1 июненнән 1 октябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөһим: Пособие билгеләгәндә гаиләнең мохтаҗлыгына комплекслы бәя биреләчәк, шул исәптән милеккә дә тикшерү үткәреләчәк.Тулы шартлар һәм исәпкә алыначак милек исемлеге Русия Социаль фонды (СФР) сайтында урнаштырылган. 📞 СФР кайнар линиясе: 8-800-100-00-01 (шалтырату бушлай).

