Бүген 8нче мәктәптә төзелеш штабының чираттагы утырышы узды. — 10 июня 2026 г. в 08:52:01.606
Бүген 8нче мәктәптә төзелеш штабының чираттагы утырышы узды. Мәгариф учреждениесендә эшләр барышы белән БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Алексей Шмелев та танышты. Ул муниципалитет җитәкчелеге һәм подряд оешмасы вәкилләре белән берлектә объектта башкарылган капиталь ремонт белән шәхсән танышты. Штаб әгъзалары спорт залында, ашханәдә булды. Классларны һәм коридорларны карады. Бүгенге көндә мәктәп стеналары тигезләнә, ишекләр куела, бинага керү өлеше төзекләндерелә... - Ремонт графикка ярашлы алып барыла. Планда каралган эшләрнең 70 проценты тәмамланды. Шул ук вакытта акча кытлыгы да үзен сиздерә – мәктәп фасадын ремонтларга финанс мөмкинлеге җитми, - дип ассызыклады хакимият башлыгы Алексей Пальчинский. 8нче мәктәптә капиталь ремонт август аенда тәмамланырга тиеш.

