Хөрмәтле октябрьскийлылар һәм шәһәр кунаклары! — 10 июня 2026 г. в 07:46:48.386
Хөрмәтле октябрьскийлылар һәм шәһәр кунаклары! Русия көне уңаеннан үткәреләчәк чараларга әзерлек белән бәйле рәвештә, куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында 11 июньдә 08:00 сәгатьтән алып 12:00 сәгатькә кадәр Ленин мәйданы транспорт хәрәкәте өчен ябылачак. Иҗтимагый транспорт маршрутларына үзгәрешләр кертеләчәк. Үзегезнең маршрутыгызны планлаштырганда әлеге мәгълүматны исәпкә алуыгызны сорыйбыз һәм, мөмкин булса, альтернатив юллар сайларга киңәш итәбез.

