🌪Көчле җил-давылдан Октябрьскийның нефть колледжы түбәсенә зыян килде. Яңгыр яву сәбәп... — 7 июля 2026 г. в 09:22:07.585
🌪Көчле җил-давылдан Октябрьскийның нефть колледжы түбәсенә зыян килде. Яңгыр яву сәбәпле бина эчен урыны белән су баскан. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Хәзерге вакытта колледжда каникуллар, студентлар һәм укытучылар бинада булмаган. Вакыйга урынына белгечләр чыкты, китерелгән зыянны бәяләү эше бара. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Кильсенбаев хәлне шәхси контролендә тота. «1 сентябрьгә, уку елы башына, барысын да тергезербез. Уку процессы штат режимында башланачак», — дип белдерде вице-премьер.

