😔Баланы машина бәрдергән — 7 июля 2026 г. в 07:51:31.339
😔Баланы машина бәрдергән 🚨Кичә Октябрьскийда 46 яшьлек йөртүче, ишегалды территориясе буйлап барганда, җәяүле баланы бәрдергән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, җиде яшьлек кыз кинәт юлга йөгереп чыккан. 🏥Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә төрле имгәнүләр алган баланы шәһәр хастаханәсенә алып киткәннәр. Вакыйга буенча тикшерү башланган. Баланың машина алдына йөгереп чыгуы видеокамераларга эләккән. 📸Видеодан скриншот

