⚽ Октябрьский футболчылары Башкортстан Кубогы финалында уйнаячак — 29 августа 2026 г. в 04:01:22.591
⚽ Октябрьский футболчылары Башкортстан Кубогы финалында уйнаячак Бу якшәмбе, 30 август көнне, Башкортстан Футбол Кубогы финалы узачак. 16.00 сәгатьтә «Нефтьче» стадионында «Девон СШ-4» (тренеры Валерий Лобанов) һәм «Нефтекамск» очрашачак. Килегез, октябрьскийлыларны хуплагыз! Сүз уңаеннан, Башкортстан Кубогын Октябрьский футболчылары соңгы тапкыр еракта калган 1989 елда яулаган булганнар. Ул вакыттагы командада Валерий Лобанов үзе дә уйнаган. 18+

