🥈Данил Комалеев — 16 яшькә кадәрге егетләр арасында грек-рим көрәше буенча бөтенроссия...
🥈Данил Комалеев — 16 яшькә кадәрге егетләр арасында грек-рим көрәше буенча бөтенроссия ярышларының көмеш призеры 🤼♀ «СССР һәм Русиянең атказанган спортчылары һәм тренерлары истәлегенә» мемориал ярышы 2-4 октябрь көннәрендә Самарада узды һәм илнең төрле төбәкләреннән яшь көрәшчеләрне берләштерде. Ярыш нәтиҗәләре буенча Октябрьский шәһәренең 1 нче олимпия резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Данил Комалеев икенче урынны алды, яхшы әзерлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте. Спортчы тренер-укытучы Фаиз Фәррахов җитәкчелегендә шөгыльләнә.