😱 Янгында хатын-кыз һәлак булган
😱 Янгында хатын-кыз һәлак булган Дүшәмбе көндез 35нче микрорайонындагы тугыз катлы йортның бер бүлмәле фатирында чыккан янгын ялгыз яшәүче 75 яшьлек шәһәрдәшнең гомерен өзгән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, йорттан 20 кеше мөстәкыйль эвакуацияләнгән, шул исәптән өч бала. Алдан фаразланганча, бәла электр челтәрендә яки көнкүреш җиһазларындагы төзексезлек аркасында килеп чыккан. Электр тогының кыска ялганышы нәтиҗәсендә яна торган материаллар кабынган булырга мөмкин. Фаҗиганең төгәл сәбәпләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе ачыклый.