22 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Василә Ринатовна Турчина 2026 елда пед...
22 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Василә Ринатовна Турчина 2026 елда педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга федераль премия бирү конкурсында җиңүче булды. Җиңүче дипломын педагогка Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Аппаратында узган тантаналы чарада тапшырдылар. Бу танылу артында — намуслы хезмәт еллары, үз фәненә мәхәббәт һәм укучыларының уңышларына ихлас кызыксыну.