📍Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә түбәндәге мөһим...
📍Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә түбәндәге мөһим сораулар һәм мәсьәләләр каралды: 🏆 Эретеп ябыштыручының халыкара җиңүе — Ринат Изикаев Кытайда узган «Дуга Кубогы – 2026» чемпионатында җиңүе өчен бүләкләнде 🏛️ Башкортстан Башлыгы Хакимиятендә кадрлар үзгәреше — Искәндәр Әхмәтвәлиев Хакимият җитәкчесе итеп билгеләнде 🚭 Вейплар сатуны чикләү — республикада электрон тәмәке сатуны тыю мөмкинлеге карала; альтернатив чаралар, штрафларны арттыру һәм ата-аналар җаваплылыгы турында фикер алышынды 🌾 Урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре — республикада 3 миллион 400 мең тонна ашлык җыеп алынды, план арттырып үтәлде 🌻 Көнбагыш уңышы буенча рекорд — 870 мең тонна көнбагыш җыеп алынган, бу республикада авыл хуҗалыгы алып бару тарихында иң югары күрсәткеч ☎ «Туры элемтә»гә әзерлек — Радий Хәбиров белән «Туры элемтә» 11 ноябрьдә узачак. Республика халкына сорауларын алдан җибәрү мөмкинлеге биреләчәк