«Дуслар» гармунчылар ансамбле «Халкым моңнары» фестивалендә лауреат булды
«Дуслар» гармунчылар ансамбле «Халкым моңнары» фестивалендә лауреат булды 29 октябрьдә сәләтле Венер Фәезовның зирәк җитәкчелеге астында «Дуслар» гармунчылар ансамбле Татарстан Республикасының Ютазы авылында узган «Халкым моңнары» район баянчылар, гармунчылар һәм тальянчылар фестивалендә катнашты. Фестивальдә шулай ук республиканың Бөгелмә шәһәре, Ютазы һәм Баулы районнары, Башкортстанның Туймазы районы гармунчылары һәм баянчылары да чыгыш ясады. «Дуслар» ансамбле фестивальнең лауреаты булды. Без иҗат коллективын бу әһәмиятле казанышы белән чын күңелдән котлыйбыз!