🙁 Халык һаман алдана
🙁 Халык һаман алдана 💰 Мошенниклар хәйләләре турында күпме кисәтелсә дә, мондый гамәлләр кабатлана тора. Сентябрь аеннан башлап шәһәрдә дистанцион мошенниклыкның 16 очрагы һәм «Дәүләт хезмәтләре»н ватып керүнең 10 очрагы теркәлгән. Гомуми зыян 1,8 миллион сумнан артып киткән. 💸 Соңгы очракларның берсе шәһәрнең бюджет учреждениеләренең берсендә эшләүче хезмәткәр белән булган. Коллективта даими рәвештә аңлату әңгәмәләре һәм инструктажлар үткәрелүгә карамастан, хатын-кыз хезмәттәше исеменнән килгән хәбәргә ышанып, 25 мең сум акчасын аферистларга күчергән. Кешене шулкадәр оста эшкәрткәннәр, ул чыннан да ярдәм итәм, дип уйлаган. Беренче сумма җитми дигәч, тагын акча җибәргән. 📍 Нинди гамәлләр икенче сумманың аферистлар кулына барып ирешүен туктаткан — безнең сайттан укыгыз 👉 vk.cc/d3rewz