ТУГАНАЙЛАР – КРЯШЕНЫ
Прочее
Керәшеннәр: җола, иман, без ❤️
Прочее
Керәшеннәр: җола, иман, без ❤️
Ару-имин иртәләр!☀️ Изге Покрау бәйрәме белән, карендәшләр!!!🥮🍂 Алла Анасы Изге Кыз Марияның бөркәве безне барлык җазыклардан, явызлардан һәм начарлыклардан сакласын!✨
Тумышы белән Питрәч районыннан булган карендәшебез, "Туым жондозы" конкурс-фестивале лауреаты Валентина Ямщикова республикакүләм конкурста катнаша 👏🏻 "Гимн молодёжи РТ" конкурсында катнашучы карендәшебезгә тавышларыбызны бирик. Тавыш бирү өчен ссылка: https://vk.ru/wall-71695567_36601
Мамадыш районының Дүсмәт авылыннан "Җиңгәчәйләр" ансамбле Казанда "Покрау утырмасы"на килделәр! ТУРЫ ЭФИР карагыз: https://vk.ru/video-11373411_456243924
Ару гынамы, туганнар?! 🤗 Фотода бер кочак карендәшләр😍 Кемнәрне таныдыгыз?💛
⛪️Ашагач әйтелә торган иман: Эй Аллабыз Христосъ! Жирдяге дяӱлятеҥ белян туйдырганыҥа Сиҥа тау итябез, Кюктяге дяӱлятеҥнян дя безне буш калдырма. Эй Коткарыучы, ӧйрянеӱчеляреҥ уртасына килеб, аларга тынычлык биргян кюк, безгя дя килеб, безне коткар.
⛪️Николай Чудотворец ихлас күңелдән теләк иткән кешеләргә ярдәм итә. Николай Чудотворецны юк-бар теләкләр белән борчырга кирәкмидер. Тормышыгызда авыр хәлләр килеп туганда, үзегезне кая куярга белми йөргәндә, чиркәүгә барып Изге Николай сурәте каршына өч шәм кабызыгыз. Гафу үтенегез, җазыкларыгызны ярлыкавын сорагыз, өлеш алыгыз. Аннан, пышылдап кына иман укып, Угодниктан ярдәм сорагыз. Беренче эш башлаганда да Николай Угодникка ялварып иман укысаң эшең уңышлы булыр. Йортыгыздан бәхет, уңыш китте дип уйласагыз да, Изге Николайдан ярдәм сорагыз. Ул – миллионлаган кешеләрне куркыныч хәлләрдән, авырулардан, ялгызлыктан һәм башка бик күп фаҗигаләрдән саклап калучы. Әгәр теләкләрегез ихлас булып, чын йөрәктән икән, Чудотворец ишетми һәм ярдәм итми калмас.
❤ Ноябрь сынамышлары: бәс – суыкка, томан – җепшек көнгә 🍁🍂 🍁1 ноябрь көнне суык икән, бер атнадан буран дулар. Бүгенге суык киләсе ел мул уңышына ишарә. Көн җылы булса, кыш җылы килер. 🍂2 ноябрь кар коры җиргә төшсә, ә агачлар яфрак коеп бетермәгән икән, ул тиздән эреп бетә. 🍁3 ноябрь җылы булса, бер атна җылы һава торышы саклана. 🍂4 ноябрь көнне яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагын да җылытыр. 🍁5 ноябрь көнне кар яки яңгыр төшсә, димәк, өч атнадан кар ята. 🍂6 ноябрь көнне айны күзәтәләр. Ул нурлар чәчеп ялтырыса — җылыта, сызыкланып, калтырап күренсә — суынса. 🍁7 ноябрь көнне йолдызлар тонык янса, һава торышы бозыла. 🍂8 ноябрь иртәдән бәс — карлы кышка ишарә. 🍁9 ноябрь нинди, май ае шундый. 🍂10 ноябрьдә бә…
Читать целикомЧура авылында махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе белән очрашу узды ♥️ Һәр яктагыча, Кукмара районының Чура авылыннан да егетләр махсус хәрби операциядә катнаша 🙏🏻 Мәдәният йорты хезмәткәрләре махсус хәрби операциядәге Николай Агеевның әнисе белән очрашу үткәргән. «Раида Агеева улының батырлыгы, хәрби бурычына тугрылыгы һәм туган җиренә булган мәхәббәте турында горурланып сөйләде. Аның сүзләре безнең һәрберебез өчен зур рухи көч һәм илһам чыганагы булды. Без аңа улын лаеклы итеп тәрбияләгәне, Ватанга тугрылык һәм намус рухы өйрәткәне өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Сезнең кебек аналарның сабырлыгы, ныклыгы һәм улларына булган ышанычы — безнең җиңүнең нигезе. Очрашуда шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү программалары, матди һәм психологик я…
Читать целиком«Тагын очрашулар насыйп булсын, изге Алтай җире! Ушта!» 🌿Минзәлә районының 🏘️Яңа Мәлкән авылында яшәүче карендәшебез, 🗞️«Туганайлар» газетасы белән хезмәттәшлек итүче педагог ✨Лариса Әхмәтшина Таулы Алтай якларына сәяхәткә баргач, ул якның бай табигатенә, киң күңелле кешеләренә сокланып кайткан. 💫Өч керәшен 💫 Бер сәяхәт үзенә икенчеләрен тарта дигәннәрен ишеткәнем бар иде. Чыннан да, шулай икән. Ике ел элек Түбән Новгород якларына автобус сәяхәтенә чыктым. Программага Түбән Новгород, Арзамас, Городец шәһәрләрен күрү һәм изге урынга — Дивеевога бару кертелгән иде. Сәяхәт вакытында яныңдагы иптәшең белән бик тиз танышып, дуслашып китәсең бит ул. Бигрәк тә юлдашың үз кавемеңнән булса, аралашуы җиңел һәм рәхәт була. Бәхеткә, урыны минем яныма эләккән юлдашым үз кавемебездән — Зәйдә гоме…
Читать целиком💒 Ноябрь аенда – бәйрәмнәр, ураза көннәре 4 ноябрь – Көзге Казанский. Алла Анасы Мәскәү каласын дошман халыклардан коткарган көн 7 ноябрь – үлеләрне искә алу көне. Димитрий субботасы 8 ноябрь – Азапланучы Изге Димитрий Солунскийны искә ала торган көн 14 ноябрь – Көҗмә Демиян. Бушлай савыктыручылар Косьма һәм Дамианны искә алу көне 21 ноябрь – Микайлу. Пәриштәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу көне 4, 6, 11, 13, 18, 20, 25, 27 ноябрьләр – среда һәм пятницага туры килгән бер көнлек ураза көннәре: 28 ноябрьдән Рождество уразасына керәбез. Ул 2027 елның 6 январена кадәр дәвам итә. 📸 Фотода: Астрахань шәһәрендәге Алла Анасының Успение кафедраль соборы.
Бәрәкәтле атнакөн белән, карендәшләр!♥️ Федотовкада яшәүче карендәшебез Людмила Афанасьева. Карагыз әле тамаксасын!... ТУГАНАЙЛАР – газета кряшен
В селе Курчеево увековечили память героев, отдавших жизнь за Родину ❤ 23 октября в селе Курчеево Бакалинского района стало днем скорби и гордости 🙏 ЧИТАТЬ: https://tuganaylar.ru/news/novosti/v-sele-kurceevo-uvekovecili-pamiat-geroev-otdavsix-zizn-za-rodinu
Сайт использует куки. Нажимая «Хорошо», вы соглашаетесь на обработку данных.