🏡Иске Гришкин авылындагы географик атамалар — 13 июня 2026 г. в 15:01:01.482
🏡Иске Гришкин авылындагы географик атамалар Менделеевск районының Иске Гришкин авылы шәһәрдән 8 км төньяк-көнбатыштарак, Юраш елгасы буенда (Туйма елгасының уң кушылдыгы) урнашкан. 💚Бигәш үре. Һәр авыл табигатенең балачактан истә калган изге урыны була. Иске Гришкинда «Бигәш үре»н шундыйлардан санап йөртәләр. Тарихы йөздән узып киткән борынгы химия заводы белән авыл арасын тоташырган бердәнбер юл шушы үр аша үтә. Авыл халкы гомер-гомергә шушы юлдан Бондюг базарына йөргән, өяз каласы Алабугага барган. Авылның 150дән артык ир-егете Бөек Ватан сугышына шушы үрдән киткән, күбесе сугыш кырында һәлак булган. Армиягә дә егетләр шуннан киткәннәр. Дәвамы: https://tuganaylar.ru/news/etnografichsekaya-mozaika/iske-griskin-avylyndagy-geografik-atamalar

