«Элгәреге кул эшләре өйгә ямь биреп торган мирасыбыз»❤️ — 13 июня 2026 г. в 12:01:01.558
«Элгәреге кул эшләре өйгә ямь биреп торган мирасыбыз»❤️ Элгәредән калган мирас белән 💫Роза Маракина таныштырды. – 2025 елда Сарман районы Түбән Чыршылы авылында «Авыл көне» үткәрдек. Шул бәйрәмгә әзерлек эшләре белән янып йөргәндә, кызымның үрсәнисе Лидия түти бик матур кул эшләре бирде. Күренгәнчә, әлеге матур чигешле тастымал, тәре алъяпкычлары һәм тагын каядыр кулланылган япмалар күптәнге. Кайсыдыр сандык төпләрендә яткан, үз заманында өйгә ямь биреп торган мирасыбыз. Хәзер дә яхшылап төреп куеп саклыймын. Алла теләсә, киләчәктә авылыбызда музей, китапханә ясарга ниятлим. Шуңа бөртекләп һәр нәрсәне җыям, авылдашларым, Сарман, Мөслим якларыннан да бу эштә миңа булышалар.

