Таң атканда🌅☀️ — 28 июля 2026 г. в 03:12:01.124
Таң атканда🌅☀️ Сибелде бөтен дөньяны Тере итүче якты. Һәрбер нур, җирне иркәләп, Җылылык булын акты. Әйтерсең кемдер тылсымлы, Назлы тавышы белән Уята иде гөлләрне, Үпкәләп күзләреннән. Ерак офыклар яктырып Балкып кабынды кебек. Тугайлар нурга күмелеп Яталар сыман көлеп. Басу, болыннар өстендә Җылы рәшә кузгалды. Тамчыга тамчы кагылып, Кыңгыраудан чыңлады. Әйтерсең шушы җылы чың Хәбәре иде таңның. Җир уятып күккә чөйде Җыр итеп тургайларын. 🪶Георгий Ибушев

