Чаллыда яшәүче Алиса Галимҗанова шигырьләре — 31 августа 2026 г. в 12:05:00.998
Чаллыда яшәүче Алиса Галимҗанова шигырьләре Алиса Ивановнаның тамырлары Менделеевскиның Иске Гришкин авылына барып тоташа. Әтисе Иван Япаевның да шигырьләрен халык яратып укый. Иван Андреевич янгын сүндерүче булып эшли. «Безнең нәсел «Бигәш» ансамблендә катнашып, җырлап-биеп танылган. Үзем хуҗабикә, өч бала тәрбиялим. Кызым музыкаль мәктәптә укый, фортепианоны үзләштерә. «Тургай» хорында җырлый. Татарча, русча шигырьләр язам. Сезгә үз иҗатымны җиткерергә булдым, рәхим итеп укыгыз!», – дип сөйләде Алиса. Көзләрнең иң матур мизгеле Көзләрнең иң матур мизгеле, Беренче кыңгырау чакыра! Мәктәпкә дип белем алырга, Кечкенә балалар ашкына. Чәчәкләр бәйләме кулларда! Беренче укытучы көтә. Балаларны дәртле кыңгырау, Кызыклы дәресләргә илтә! Белемнәр бик җиңел бирелсен! Галимнәр белеме йортында. Беренче кыңгырау чакыра, Китаплар, каләмнәр тотырга! Сабыйлар тырышып укысын, Укытучы бирсен әдәбен! Кыңгырау ныгырак чыңласын, Белдереп укуның тәртибен! Хуш килдең көз ае ялтырап, Гәрәбә сиңа тиңдер төсле! Умартага кортлар бал җыя, Укучылар алар шикелле! Беренче сентябрь көне, Сөенечкә тулы, билгеле! Хәерле булсыннар юллары, Чәчәкләр бәйләмнәре төсле! Тагын шиырьләр: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/callyda-iasauce-alisa-galimanova-sigyrlare

