Республика керәшен оешмасының 5 идарә члены Электрон мактау тактасына кертелде 👍👏🏻 — 31 августа 2026 г. в 10:41:46.878
Республика керәшен оешмасының 5 идарә члены Электрон мактау тактасына кертелде 👍👏🏻 Бу — республиканың иң яхшы хезмәткәрләрен мактауга кую өчен махсус булдырылган заманча цифрлы проект. Ул совет чорындагы традицион Мактау такталарының яңача, интернет-форматы. Электрон мактау тактасы 2026 елның 1 маенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән гамәлгә куелды. Әлеге Электрон мактау тактасында карендәшләребез дә күп. Бүген Мактау тактасына кертелгән Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә членнары белән таныштырабыз. Белоусова Людмила Даниловна - республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма кимотеты җитәкчесе. Афанасьева Людмила Николаевна – республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының Лениногорск районы бүлеге җитәкчесе. Емельянов Юрий Иванович - республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының Теләче районынан идарә члены Романов Александр Алексеевич - республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының Балык Бистәсе районы бүлеге җитәкчесе. Чернов Петр Александрович - республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының Теләче районы бүлеге җитәкчесе. Мактау тактасындагы исемлек ел саен яңартылып торачак. Электрон мактау тактасы gordost.tatar. ru сайтында урнашкан. Тулырак укырга: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/respublika-kerasen-oesmasynyn-5-idara-cleny-elektron-maktau-taktasyna-kertelde

