7 октябрьдә, нәкъ 2 ел элек, 🏤Дурт Мунча мәдәният йортында махсус хәрби операциядә кат...
7 октябрьдә, нәкъ 2 ел элек, 🏤Дурт Мунча мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 🪢маскировка челтәрләрен үрү буенча өйрәнүләр башланган иде. Шушы ике ел эчендә маскировка челтәре үрүчеләр чын, тату гаилә булып формалашкан🫂 Анда һәрвакыт ярдәм итү өчен ашкынып торалар. һәр эшне хуплыйлар һәм һичшиксез үз көчләрен куялар. Бүгенге көндә волонтерлар барлыгы 🪢755 челтәр әзерләде. Җирлектә бер-берсенә ярдәм итеп, ике команда эшли – 🏡Зичәбаш авылында һәм 🏡Дуртмунча мәдәният йортында, анда һава шартларына һәм юл кыенлыкларына карамастан, 🏘️Кабан-Бастрык авылыннан да эшкә киләләр. Хезмәтләре өчен бер тиен дә алмыйча һәм алмашка берни дә сорамыйча, алар һәр көнне теләкләр, иманнар әйтеп, тизрәк тынычлык урнашуны сорап, ихлас хисләр белән үз эшләрен дәвам итәләр🙏❤️