Чиркәүләрдән, зиратлардан кайттыгызмы әле, карендәшләр? 💒
Чиркәүләрдән, зиратлардан кайттыгызмы әле, карендәшләр? 💒 Мамадыш районы Колышчы авылыннан хәбәр килеп төште. 🍂 Покрау аларның престол бәйрәме. Шул ук исемдә фольклор ансамбльләре дә бар. — Безнең чиркәү зират эчендә. Бәләкәй генә булса да сыябыз. Ачылганнан бирле шушы кече Покрауда бездә ел саен зур келәү була. Язык әйтеп, өлеш алабыз, бөтен үлгәннәрне язып бирәбез. Безгә күп вакытта энеле-дәдәйле Димитрий һәм Геннадий Сизовлар килеп, келәү уздыралар. Быел да шулар килде, Аллага шөкер! Инде батюшкаларны озаттык. Шулкадәр рәхәт булып калды күңелдә. Аның алдыннан зыяратны авылдашлар чистарттылар. Бүген бит инде үлеләрнең бәйрәме. Аллага шөкер, чиста җирдә ятулары сөендерә, шулай итеп зыяратта да, күңелдә дә тынычлык урнаша. Өйдә инде коймаклар, пируглар пешердек. Ә чын Покрау көнне клубта да, өстәл артында бәйрәм итәрбез дип уйлыйбыз. Үзебезнең батюшкалар булмагач шулайрак килеп чыга, югыйсә, 14е дә иртән литургия булырга тиешле. Без инде шушы кече Покрау өчен дә бик риза, дип сөйләде Колышчыдан Валентина Максимова.