Элек өйгә кергән әбиләрне шундук табын янына чакырып, "әйтеп аша" диләр иде. Ул: "ашар ...
Элек өйгә кергән әбиләрне шундук табын янына чакырып, "әйтеп аша" диләр иде. Ул: "ашар җирем юк, менә бер кисәген генә алам да, искә алам" дия иде. Ул ипинең кыйпылчыгын булса да кабып, тәрегә карап, кач кылып әйтеп ашый иде. Нинди зур тәрбия булган бу. Һәр йортта табын алдында, икмәк янында иман сүзләре әйтелгән, бөтен ыру искә алынган. Бу тирән мәгънәле сүзләрне әбиләр кызларына, оныкларына өйрәткән, шулай буыннан буынга барган. Хатын-кыз — иман һәм ыру сакчысы булган 🙏🏻 Исегездәме әле безнең әбиләрнең бу сүзләре?♥️