💒 Юкәче авылында Көзге Казанский бәйрәме хөрмәтенә литургия һәм Тәре йөреше булды – фо...
💒 Юкәче авылында Көзге Казанский бәйрәме хөрмәтенә литургия һәм Тәре йөреше булды – фото, видео 4 ноябрьне керәшеннәр Көзге Казанский дип йөртә. Бу көнне Алла Анасы Мәскәү каласын дошман халыклардан коткарган. Юкәче авылының чиркәве Алла Анасының Казан тәресе исеменә аруландырылган – 4 ноябрьдә престол бәйрәмнәре. Юкәче электән үк иманлы авыл булып торган. Бүген чиркәүдә бәйрәм келәве узган, аны отец Артемий алып барган. Службада Мамадыш благочинные отец Олег Малышев та булган. Келәүдән соң прихожаннар Кач йөрешенә (Крестный ход) чыккан. "Бәйрәмгә авылдашлар да, читкә чыгып киткәннәр дә, тирә-як авыллардан да халык күп җыелды. Бергәләп Ходайга теләк иттек", - дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков. Видео һәм фотолар Валерий Шрыковтан.
Канал в каталоге Максиметера
1 114 подписчиков · Наука