Авыл музейларында очрашу узган 🇷🇺👏🏻
Авыл музейларында очрашу узган 🇷🇺👏🏻 💫Минзәлә районының Түбән Юшадының авыл клубындагы кечкенә, әмма горурланырлык музей почмагына да кагыла. Авыл музеенда булу һәр кешедә кызыксыну, ниндидер әйтеп аңлата алмаслык хисләр уята. «Безнең музей почмагына килгән кеше үзе өчен, якташларыбызның тормыш юлларын, авыл тарихын яңадан ача. Түбән Юшады авыл клубында урнашкан музей почмагында балалар, өлкәннәр, авылдашлар һәм төрле төбәк, хәтта чит ил кунакларын күрүебезгә без һәрвакыт шат. Аларның һәрберсе, үзләренең истәлекләрен, яшьлек хатирәләрен, гаилә тарихын искә төшерә. Музей экспонатлары — ул безнең авылның үткәне, аның җаны. Авылның һәрбер әйбере, һәр ретро фотосы, һәрбер кәгазе — ул бер тарих, бер хикәя. Бу юлы Яңа Мәлкән мәдәният йорты хезмәткәрләре безгә кунакка килде. Алар, безнең музей почмагындагы экспонатларны зур кызыксыну белән карадылар. Үзләренең тәэсирләрен, уй-фикерләрен музей фикерләр кенәгәсендә язып калдырдылар. Бу язулар, безнең эшебезнең мөһимлеген, авыл тарихын саклауның әһәмиятен тагын бер кат раслады», — дип сөйләде Наталья Чепкасова. 💫 Мәлкәннең үзендә дә 1 ноябрь көнне авылдашлары Советлар Союзы Герое Самуил Михайлович Тапиковны туган көнендә искә алганнар. «Бүген яшүсмерләр белән каһарманыбызны искә алып, музейда тупланган бай тарихи материаллар белән таныштырдык. Яшүсмерләр аның тормыш юлы, батырлыклары турында кызыксынып тыңладылар. Якташыбызның кыюлыгы һәм Ватанга тугрылыгы яшь буынга үрнәк булып тора. Исеме халкыбыз хәтерендә мәңге сакланыр», – дип яздылар алар.
Канал в каталоге Максиметера
1 114 подписчиков · Наука