Перейти к содержимому
Максиметер

Керәшен Сәрдәсе осталары концерт куйды 👏🏻

Керәшен Сәрдәсе осталары концерт куйды 👏🏻 31 октябрьдә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йортында дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне, шулай ук Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган тантаналы концерт узды ♥️ Чара Керәшен Сәрдәсе мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре, авылның сәнгать үзэшчәннәре һәм күрше Иске-Йорт мәдәният йортыннан Сафина Гүзәл катнашында оештырылган. Концерт буыннар бәйләнеше, дуслык һәм бердәмлек мәгънәсе турында пролог белән башланып киткән. «Әлбәттә, төп тема — Россия Федерациясе территориясендә яшәүче барлык халыкларның, төрле милләт, тел һәм диннәренә карамастан, бердәмлеге һәм дуслыгы хакында булды. Концертта төрле халыкларның җырлары яңгырады: рус, керәшен һәм татар җырлары. Айдар Маннапов һәм Ольга Семенова бу чара өчен махсус өйрәнеп, дуслык турында күңелле үзбәк җырын башкардылар, ә Лидия Яковлеваның сөйләгән сүзләре шулкадәр тирән мәгънәдә булды ки, беркемне дә битараф калдырмады. Сәхнәгә „Чулпы“ фольклор ансамбле керәшеннәрнең борынгы җырулары белән чыккач — хисләр әйтеп бетермәслек иде» , — дип сөйләде Айдар Маннапов.

369 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Наука»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.