“Их, башкайларымның тагын ниләр күрәсе бар икән? Бер тиен акча юк, ничек кайтып җитәргә... — 19 июня 2026 г. в 04:06:07.140
“Их, башкайларымның тагын ниләр күрәсе бар икән? Бер тиен акча юк, ничек кайтып җитәргә”, – дип, пышык-пышык елап җибәрде. “Аяктан гына егылмаска, тик аяктан гына егылмаска иде”, – дип теләде. Тукталыштагы халык җайлап утырып китте, күпләре, суыкка түзми, кире өйләренә таралды. Утырган урынында туңды Сания. Ачы җил үзәкләргә үтә. Күм-күк булды. “Мөгаен, берәрсенә куна керергә туры килер инде”, – дип, урыныннан торуга, бүрәнә төягән трактор күренде. Янында юлчысы күренми. “Каршысына чыгып туктатам, берәр миһербанлы бәндә булса, утыртыр әле”, – дип, торган урыныннан юлга атлады. Ул да булмый, читтә генә, таякка таянган, бик шакшы киенгән, йөзе күптән пәке күрмәгән бер бәндә дә кузгалды. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-06-19/hisametdin-ism-gyylev-f-yzulla-povest-19-4724319

